Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә кышкы каникул графигын тәкъдим итте
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә кышкы каникул графигын тәкъдим итте

Икенче чирек тәмамланырга вакыт бар әле.

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә кышкы каникулны 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр уздырырга киңәш итте. Бу хакта РИА Новости ведомствода хәбәр итте.

Уку графигын төзегәндә, мәктәпләр министрлык тәкъдимнәреннән файдалана яки үз расписаниесен төзи ала. Шул ук вакытта мәгариф оешмалары төбәк һәм этномәдәни традицияләрне, шулай ук планлаштырылган чараларны исәпкә алырга тиеш.

Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, кышкы каникуллар гадәттәгечә Яңа ел бәйрәмнәренә туры килә. Аның сүзләренчә, бу вакытны укучыларга гаиләләре белән үткәрергә, укуларын дәвам итәр алдыннан ял итәргә һәм көчләрен кайтарырга кирәк.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев