11нче гимназия матур тарихы, уңышлары белән киләчәккә атлый (+фоторепортаж)
ҖӘМГЫЯТЬ

11нче гимназия матур тарихы, уңышлары белән киләчәккә атлый (+фоторепортаж)

Очрашу бәйрәме кунакчыллыгы, миллилеге белән аерылып торды.

Лениногорскиның 11нче гимназиясенә – 65 ел. Гимназия өчен зур дата, артка борылып шушы еллар эчендә башкарылган хезмәтләрне барласаң, нәтиҗә ясарлык, уйланырлык, искә алырлык мизгелләр бик күп.

Бәйрәм буласы көнне гимназиягә килеп керү белән һәркемне җылы хисләргә төренгән матурлык, укытучылар коллективының ачык, елмаюлы йөзе каршы алды. Фойе әнә ничек матур бизәлгән, түбәдә чәчәкләр болыны диярсең. “Әйдә, монда фотога басып төш” дип матурлыгы белән чакырып торучы фотозона ясалган.  Бәйрәмгә килүчеләр күргәзмәләләрне карады. Гимназия тарихы, аның уңышлары, ветеран-педагоглар, чыгарылышлар – барысы да  стендларда, фотоальбомнарда, экспозицияләрдә урын алган иде. Нәкъ менә шулар һәркемне үткәннәргә кайтарды да инде.

Актлар залында гимназиянең 65 еллыгына багышланган тантаналы чарада котлаулар, җылы сүзләр бик күп булды. Гимназия турында фильм карау да үткәннәргә алып кайтты. 11нче гимназиянең директоры Гөлнара Шәрифуллина белем йортының тарихы, уңышлары белән таныштырды. 

Бәйрәм чарасында гимназиядә эшләп киткән укытучыларның исем-фамилияләрен атап, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Шулай ук гимназиядә эшләүче һәр педагог, һәр хезмәткәр чәчәк бәйләмнәре, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 
Гимназиядә 15 ел директор вазифасында эшләгән Тәслимә Халикова: “Гимназия татар үзәге булып калсын, шушы статусны югалтмасын. Укытучыларга уңышлар телим. Мин аларга һәрвакыт әйтә киләм: Гөлнара Таһир кызы кебек директор белән рәхәтләнеп эшләп була”, - диде. 

 “Үз халкыңның тиңсез бөеклеген шәкертләрең монда табалар. Туган телне рухи байлык итеп моңга төреп җырлап баралар”, - дип Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров гимназиягә багышлап язган шигырен укыды.

Чыгарылыш укучыларының бердәм булып бәйрәмгә килеп котлаулары да күңелле булды, ямь өстәде. 1999, 2000, 2002, 2004, 2013, 2014 нче ел чыгарылыш укучылары гимназияне юбилее белән котлап, рәхмәт йөзеннән бүләкләр белән килгәннәр. Гимназия җитәкчелеге аларга зур рәхмәтен җиткерә. 
Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Укытучылар коллективы да талантлы, укучылар да. 

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 5 ноябрь санында укый аласыз.

Р. Мостафина фотолары

 

 


Нет комментариев