Гориллалар Казан зоопаркында бәйрәм оештырды.
Бәйрәмнең сәбәбе дә бар: маймыл туганнарының берсенә – Бен кушаматлы маймылга 13 яшь булды.
Шатлыклы вакыйга уңаеннан зоопарк хезмәткәрләре барлык гориллалар өчен бәйрәм оештырды. Киперлар бу хайваннар ярата торган тал себеркеләрен таратты, хөрмә, чикләвек һәм йөзем куйганнар, ә вольерны фонарьлар белән бизәгәннәр.
Маймыл Бен Казанга 2021 елның 4 декабрендә Мәскәү зоопаркыннан килгән. Ул бик тиз башка горилла - Нгува белән уртак тел таба. Хәзер алар чын дуслар.
фото: видеодан скриншот
Нет комментариев