Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп укучыларына яктылык кайтару элементларының мөһимлеге турында сөйләделәр

Лениногорск Эчке эшләр бүлегендә 5 нче мәктәп укучылары булып кайтты.

Очрашу яктылык кайтару элементларын куллануны популярлаштыру, балалар белән бәйле юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан оештырылган иде.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова балаларга яктылык кайтару элементларының мөһимлеге һәм файдасы, аларның нинди төрләре булуы, киемгә ничек урнаштырырга кирәклеге турында әңгәмә үткәрде.

Мондый очрашулар үткәрү нәтиҗәсендә, балалар яктылык элементларының алар тормышында нинди мөһим роль уйнавын аңлагандыр, дип ышанып каласы килә.

Зөлфия Рахманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев