Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Машина тәгәрмәчләрен кайчан алыштырырга?

Белгечләр машина көпчәкләрен ашыгып алыштырмаска өнди. Көннәр язга авышты. Кояш та ныграк җылыта башлады. Тиздән машина хуҗалары кышкы тәгәрмәчләрне җәйгесенә алыштырырга керешәчәк.

Ашыкмау хәерле

Мәскәү дәүләт автомобиль-юл техник университеты доценты Лев Зиманов кисәтүенчә, җәйге тәгәрмәчкә күчү вакыты машина йөртүчеләр куллана торган шиннарның төренә, шулай ук һава температурасына бәйле.

– Хәзерге вакытта шактый җиңел составтан җитештерелә торган кышкы көпчәкне алсак, ул +5 градус температурага кадәр нормаль эшли. Әгәр температура бу күрсәткечтән югары күтәрелсә, протектор да кисәк кенә, берничә тапкыр тизрәк туза. Температура +5 градустан югары күтәрелгән саен, тәгәрмәчнең тузуы да 10 процентка арта. Юллар боздан чистаргач та, шиплы тәгәрмәчне тизрәк алыштырырга кирәк, – ди ул.

Россия машина йөртүчеләр федерациясенең Татарстандагы вәкиле Дмитрий Золотов, кышкыдан җәйге тәгәрмәчкә күчү өчен биш-ун көн дәвамында плюслы һава торышы тотрыклы булырга тиеш, ди. Бер көн һава температурасы +5, икенче көнне -1, аннары + 3 булса, ашыкмый торырга киңәш ителә.
– Якынча апрель уртасына кадәр сабыр итегез. Аннары кайда яшәвегезгә дә карый. Шәһәрдән читтә яшәсәгез, асфальтның җылынганын көтегез. Ә инде шәһәрдә өй белән эш арасында гына йөрсәгез, иртәрәк тә алыштырырга була. Барысы да һава торышына бәйле, бәлки яз иртәрәк тә килер, – ди ул. 

Көпчәк тик торса да туза

Көпчәк сатып алганда, аның ничәнче елда чыкканына карарга кирәк, ди оста. Аларга гарантия биш ел дип языла, әмма тик торса да, йөргән очракта да ул көпчәкләр туза икән. 
– Резинасы складта ятканда да кибә, – дип ачыклык кертә әңгәмәдәшем. – Кулланылышта булган көпчәк алсагыз, өч елдан артык йөргәнен алмагыз. Әлбәттә, ул беренче чиратта элекке машина хуҗасының ничек йөрүенә дә карый. Шуңа да уртача ике-өч ел йөргәнне алырга була. Машинаны сак йөрткән кеше алган көпчәге белән җиде-сигез ел да йөри. Кемдер бер елда эштән чыгара. Яңаны алырга уйласагыз, складта күп дигәндә бер ел торганын сайлагыз. Артыграк торган булса, алмау дөресрәк. Аннары бөтен сезонда да кулланыла торган шиннар сатыла. Алар җәй өчен әйбәт, ә кыш өчен бик үк туры килми дип саныйм. 
Көпчәкне кайда һәм ничек ничек сакларга дигәндә, дискы белән бергә булса, берсе өстенә икенчесен яткызып, дискысыз икән, бастырып куясы. Кояш төшми торган салкынча гараж яки подвалда саклау дөрес, чормага менгезеп куючылар да бар, алай иткәндә, резинасы кибә һәм шуның белән сыйфаты югала, ди белгечләр.  

"Шәһри Казан" сайтыннан

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев