Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнеханов: Аграрийлар тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан азык-төлек белән тәэмин ителгән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чарада катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, быел республикада 3,8 миллион тонна ашлык үстерелгән.

Шулай ук Татарстан Рәисе тышкы базарларга чыгуның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, республика халыкара китереп торулар өчен бөтен Идел буеның азык-төлек хабы булырга тиеш. Бүген Татарстанның 258 компаниясе якын һәм ерак чит илләрнең 52 иленә продукция җибәрә.

Экспортерларга ярдәм итү өчен Каспий төбәге, Фарсы култыгы, Һинд океаны һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән транспорт коридорлары төзелә. «Август» компаниясе Свияжск мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында заманча элеватор кертте. Шундый ук проект Бөгелмә районында да гамәлгә ашырыла. 30 октябрьдә Тукай районындагы «Алабуга» махсус икътисади зонасының яңа терминалы территориясеннән Кытайга беренче контейнер поезды җибәрелде.

Татарстанда фермер хуҗалыкларына актив ярдәм күрсәтелә. Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, фермерлар, җирдә эшләүдән тыш, авыл тормышын, мәдәниятне һәм туган телне саклау буенча миссияне лаеклы үтиләр, кече ватаннарында социаль йөкләмәне намус белән башкара.

«Фермерларның тәҗрибәсе һәм белемнәре буыннан-буынга тапшырыла торган династияләр булып эшләве сөендерә. Бүген залда безнең белән Гафур Зарипов. Аның белән бергә хуҗалыкта улы, кызы һәм оныклары эшли. «Алтын көз» күргәзмәсе кысаларында ул «Иң яхшы гаилә фермер династиясе» номинациясендә алтын медаль белән бүләкләнде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикада авылларда тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур эш алып барыла: беренчел медицина-санитария ярдәме модернизацияләнә, мәдәни үзәкләр һәм спорт мәйданчыклары төзелә, су белән тәэмин итү, яктырту һәм башкалар яхшыра.

Т.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев