Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгыш ясады

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пленар утырышында чыгыш ясады.

Минтимер Шәймиев катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулу белән котлады.

"Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде. Беренче корылтай Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетын оештырып, үз бурычын үтәде", - диде ул.

Татарстанның беренче Президенты аеруча ассызыклаганча, башкарма комитетның беренче җитәкчесе Индус Ризак улы Таһиров үзенең милләт каршындагы гаять зур җаваплылыгын тоеп эшләде.

"Моңарчы күрелмәгән яңа, гаять җитди гамәлне башлап җибәрү, оештыру һәм җайга салуны чын мәгънәдә гыйлемле, булдыклы, көчле кеше генә булдыра ала иде. Мәгълүм ки, татарларны берләштерү җиңел түгел", - дип билгеләп үтте ул. 

Минтимер Шәймиев шулай ук 2002-2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетын җитәкләгән Ринат Закировка, хәзерге җитәкчеләр - Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев һәм башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакировка рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, 90-нчы елларда, республикада төпле милли сәясәт һәм икътисад реформаларын гамәлгә ашыруның халыкка кулай юлларын сайлау нәтиҗәсендә, Татарстанның абруе күтәрелде.

Быел без Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен ирекле һәм рәсми төстә кабул итүенә 1100 ел тулуны ил күләмендә бәйрәм итәбез. Элегрәк без бу турыда хыяллана да алмадык. Моның өчен без ил җитәкчелегенә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга тирән ихтирамыбызны һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү – күпмилләтле, күпдинле илебез җитәкчесенең, чыннан да зирәк һәм тирән мәгънәле карары", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренчә, Бу истәлекле датага багышланган гамәлләр 2022 ел белән чикләнергә тиеш түгел. Безгә бу тарихи мөмкинлектән тулысынча файдаланырга кирәк дип саныйм. Бу юнәлештә эшне алга таба киңәйтү һәм тирәнәйтү зарур. Бу уңайдан, әйтик, бүгенге татар җәмәгатьчелеге, төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребез, дәүләт органнары катнашында махсус программа эшләү урынлы булыр иде.

Минтимер Шәймиев татар милләтенең яшь буынын тәрбияләүгә дә игътибар итте.

"Әлбәттә, бу мәсьәлә күпкырлы. “Бала чакта алган белем — ташка язган сүз белән бер” ди татар халык мәкале. Балаларыбыз күңеленә белемнең төрлесен, шул исәптән бай тарихыбызны да кечкенәдән үк сеңдереп калу мөһим. Әйтик, борынгы Болгарда Ислам дине кабул ителү турында балаларга сөйләп кенә калмыйк, аларны Болгар җиренә алып барыйк: бөек тарихыбызны үз күзләре белән күрсеннәр, тотып-тоеп карасыннар. Иманым камил: бу аларда үз милләте белән кызыксыну уятып, балачак хатирәсе булып гомергә сакланачак. Милли үзаң – нәфис даирә, ул менә шундый нечкә, ихлас хисләрдән хасил була. Бу уңайдан, балаларның Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә килүен оештырып булыр иде. Хәзерге заманда бу – эшли алмаслык эш түгел", - дип тәкъдим итте Минтимер Шәймиев.

Сүзне йомгаклап, ул съездның барлык делегатларына һәм кунакларына рәхмәт белдерде. "Сез - милләтебез язмышы өчен җаваплылыкны, ирекле рәвештә, үз иңнәренә салган кыю, булдыклы, фидакарь һәм күркәм шәхесләр", - дип ассызыклады ул.

https://shaimiev.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2109760.htm

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев