Мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре көзгә күчерелде
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре көзгә күчерелде

Быелгы уку елында Бөтенроссия тикшерү эшләре 4-8 һәм 10-11 сыйныф укучылары өчен узарга тиеш.

Гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре яздан көзгә күчерелде.

«Бөтенроссия тикшерү эшләре бөтен Россия буенча көзгә күчерелде. Әмма ата-аналардан борчылмауларын сорыйбыз. Төп дәүләт имтиханнары һәм Бердәм дәүләт имтиханнары тиешле вакытта узачак. Бүген үк БДИның вакытыннан алда чоры башланды», — дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Быелгы уку елында Бөтенроссия тикшерү эшләре 4-8 һәм 10-11 сыйныфлар укучылары өчен узарга тиеш.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев