Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Мөгезле» хатын булганчы...

Без танышканда, миңа – 26, аңа 46 яшь иде. Өйләнгән, балалары юк. Бәлки шуңа да хатыны белән мөнәсәбәтләре какшагандыр, мәхәббәтләре нык булмагандыр инде.

Тора-бара аның ике арада йөрүенә ачуым килә башлады. “Йә мин, йә хатының”, - дип икебез арасыннан сайларга куштым. Һәм беләсезме, ул мине сайлады! Хатынын ташлап, минем фатирга күченеп килде. Йөргәндә – бер хәл, менә бергә яши башлагач, кыен икән ул. Көн дә бәхәс, көн дә талаш башланды. Яшь булгач, акыл өйрәтергә тырышты. Ләкин мин – мөстәкыйль, акыллы кеше, миңа андый тәрбияләүләр кирәкми. Кыскасы, безнең холыклар туры килмәде. “Хатының кебек булмаячакмын! Ошамаса, чыгып кит!” – дигәч, киемнәрен җыеп хатыны янына кайтып китте. Хатыны гафу иткән, кире кабул иткән аны. Әмма бер атнадан соң ул чемоданын күтәреп тагын миңа килде.

Мин дә керттем, чөнки сагынып өлгергән идем үзен. Бер ай тирәсе яшәгәннән соң, барысы да яңадан кабатланды. Тагын хатынына китте, тагын хатыны кичерде. Ә мин телефон номерымны алыштырдым да, фатирымны сатып, башка җирдән яңа торак алдым. Яңа тормыш башларга теләдем.

Тик барыбер аны сагындым, ул җитмәде. Ә бервакыт ул шалтыратты, белмим, номерымны каян алгандыр. Башта бик тыйнак кына сөйләште, хәлләремне сорашты. Аннары сагынуы турында әйтте. Мин дә сагынам, ләкин шул ук вакытта бер түбә астында яши алмаячагыбызны икебез дә беләбез. Озак кына сөйләшкәннән соң, сөяркәләр булып калырга килештек. Тик хатыны барысын да белеп аерылышырга гариза бирде, болар законлы рәвештә аерылышты. Хәзер ул да ялгыз, мин дә ялгыз яшим. Көн саен очрашабыз да, үз фатирларыбызга кайтабыз. Күбегез мине кеше гаиләсен җимерүдә гаепләр. Шулайдыр. Әмма мөгезле хатын булганчы, сөяркә булуың яхшырак дип уйлыйм.

Исемем редакция өчен генә

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев