Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мошенниклар балалар телефоны аша әти-әниләренең акчасын урлау ысулын уйлап тапкан

Балалар һәм яшүсмерләрнең смартфоннарда һәм гаджетларда даими утыру гадәте еш кына киберҗинаятьчеләргә булыша.

Яшүсмерләрнең ышанычына таянып, алар акча һәм ата-аналарының шәхси мәгълүматларына барып җитә, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына «ИТ-Резерв» компаниясе директоры Павел Мясоедов. Бу хакта РИА Новости яза.

Кагыйдә буларак, моның өчен уен чатлары, социаль челтәрләрдәге төркемнәр һәм яшьләрнең олылардан ябылган башка аралашу чатлары кулланыла. Аннары җинаятьчеләр бала белән ышанычлы мөнәсәбәт булдыра. «Нәтиҗәдә балалар мошенникларга акча күчерә ала, гаилә турында яшерен мәгълүматны тапшыра ала һәм хәтта балаларның тирә-юньдәгеләргә карата агрессив гамәлләр дә кыла ала», - дип кисәтте белгеч.

Балалар гаджетларына еш кына вируслар урнаштыралар һәм алар аша олыларның банк карталары мәгълүматларын ачыклыйлар. Баланың үзен дә куркыта алалар. Мәсәлән, бушлай уеннар ярдәмендә аның телефонына вирус урнаштыралар һәм «штраф» түләргә кушалар яисә гаджетын блокировкалыйлар да, телефонны янәдән куллану мөмкинлеге булсын өчен акча күчерергә кушалар. Моны булдырмас өчен, телефонда антивируслар кулланыгыз, дип кисәтте белгеч.

https://tatar-inform.tatar/news/mosenniklar-balalar-telefony-asa-ati-anilarenen-akcasyn-urlau-ysulyn-uilap-tapkan-5861257

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X