Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөслим районында балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча уникаль программа гамәлгә ашырыла

Татарстанның Мөслим районында балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән уникаль программа гамәлгә ашырыла башлады.

Аның кысаларында эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары белән аларның хезмәткәрләренә бала тапканнан соң түләүләр бирү турында килешүләр имзаланды. Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый карар Мөслим районы җитәкчелеге тарафыннан хәзерге демографик хәлгә бәйле рәвештә кабул ителде. Аның шартлары оешмаларга карап аерыла. Әйтик, «ПК «Агромастер» ҖЧҖ яңа туган бала өчен - 500 мең (биш ел дәвамында ел саен 100 мең), ә «Август-Мөслим» хезмәткәрләргә һәр туган балага бер тапкыр 200 мең сум түли. Шунысы игътибарга лаек, әгәр әти-әнинең икесе дә агрофирмада эшләсә, түләүне һәркайсы ала. «Родные края – Туган як» агрофирмасы өченче һәм аннан соң туган һәр сабый өчен бер тапкыр 100 мең сум түләячәк.

Хәзерге вакытта муниципалитет җитәкчелеге программага тагын да күбрәк эшмәкәрләрне җәлеп итү буенча актив эш алып бара һәм аларның күбесе инде программага кушылырга әзер булуын белдергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев