Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Оборона министрлыгында армия хезмәтен ике елга җиткерү тәкъдиме хупланмаган

Кайбер депутатлар һәм сенаторларның чакырылыш буенча армиядә хезмәт итү срогын ике елга кадәр арттыру тәкъдиме Россия Президенты администрациясендә дә, Оборона министрлыгында да хупланмаган. Бу хакта “Ведомости” яза.

Оборона ведомствосына якын бер чыганак билгеләп үткәнчә, хакимияттәгеләр хәрби хезмәткәрләрнең санын түгел, ә аларны әзерләү сыйфатын игътибар үзәгендә калдырырга ниятлиләр. Хезмәт итү срогын арттыруның моңа ярдәм итә алмаячак.

“Ведомости”ның Федерация Советындагы чыганагы аңлатып үткәнчә, Кремльдә бу җәһәттән карар кабул итүдә тәкъдимгә каршы чыккан парламентчыларның фикере исәпкә алынган. Федерация Советының Конституцион закон комитеты башлыгы Андрей Клишас басым ясап әйткәнчә, хәрби хезмәт срогын арттыруның Кораллы Көчләрнең хәрби әзерлеген үстерүгә ярдәм итә алуы бик шикле.

“Заманча корал профессиональ хәрбиләрне һәм контрактниклар санын акрынлап арттыруны таләп итә”, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Думасының Кырымнан сайлаган депутаты Михаил Шеремет 3 ноябрьдә хезмәт итү срогын арттыру тәкъдиме белән чыккан иде. Федерация Советының Оборона комитеты башлыгы Виктор Бондарев аны хуплады.

https://vatantat.ru/2022/11/96272/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев