Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч айлык баласы белән хатынын ташлап, башкага өйләнде

Әти-әнисенә бер кыз булып, иркә үсте Талия. Иркә тек иркә инде – ни укырга, ни эшләргә теләмәде кыз. Мәктәпне тәмамлагач та иптәшләре кебек югары уку йортына кереп азапланмады.

Әти-әнисе үгетли торгач кына, пешекче булырга ниятләп, техникумга барды. Иптәш кызларына кунакка кайткач, Радик белән танышты ул. Шул көннән соң алар аерылмадылар инде. Әти-әнисе янына кайтулар тагын да сирәгәйде.

Радикка военкоматтан повестка килгәч, бик күңелсезләнде Талия. Радик исә, әллә көтәсенә ышанмаганга, әллә бик яратканга, үзләренә алып кайтып калдырды аны. Кыз, көтәргә ышандырып, егет өендә яшәп калды, ләкин сүзендә генә тора алмады. Киленнең кыек юлда йөрүен белеп алган каенана ике сөйләшеп тормады, кызны өйдән куып чыгарды.

Радик армиядән кайтуга, Талия дә алар авылына кайтып төште. Егет аның белән сөйләшергә теләмәсә дә, бирешергә уйламады ул. Иптәш кызларына еш кайтып, гел Радикның күз алдында йөрергә тырышты. Аның икенче кыз белән очрашып йөрүен, өйләнүен дә кабул итә алмады. Ничек итсә итте, күп тырышты, ахыр чиктә Радик өч айлык баласы белән хатынын ташлап, Талиянеке булды.

Бу хатынның рәнҗеше төшәр дип берсе дә уйламады. Алиментны аз түләсен, дип, ирен гел аз акчалы җирләрдә эшләтте Талия, акчаның бүтән җирдән чыгасын гына уйламады. Талия дә иренә әти булу бәхетен бүләк итте анысы. Ике елдан тагы бер бала туды. Ләкин беренче сабый сәламәт түгел иде. Кая гына алып бармадылар, нинди генә табибларга күрсәтмәделәр баланы. Файдасы гына булмады. Төгәл диагноз да куя алмадылар, баланың авыруы исә елдан-ел көчәйде генә. Аптырагач, им-томчы әбиләргә йөри башладылар.

Арадан берсе Талиягә яшьлектәге хатасын искәртте. Хәзер бик үкенсә дә, соң шул инде. Талиянең елый-елый сөйләгәнен тыңлаганда, ата-ана ялгышы өчен бер гөнаһсыз сабый түләргә тиешме икән, дип уйладым.

Таңсылу РАМАЗАНОВА

"Шәһри Казан" сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X