Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өйдә нинди төстәге песине асрарга киңәш итәләр

Песиләр ярдәмендә дәвалау методикасы — фелинотерапия үсеш алды. Дәвалаучы мырауҗаннарны дәваханәләрдә, интернатларда, тернәкләндерү үзәкләрендә һәм картлар йортында очратырга була.

Шунысы кызыклы, һәр токымлы песинең дәвалый торган үз авыруы бар икән. Мәсәлән, озын йонлы мәчеләр (себер, ангор, иран, бирма, норвегия урман песие ) — искиткеч психотерапевтлар һәм невропатологлар. Алар йокысызлыктан җәфаланучы, депрессиягә бирелүче, тынычсыз һәм тиз ярсучан кешеләргә ярдәмгә килә. Иран песиләре, шулай ук, буыннар сызлавын һәм остеохондроз симптомнарын җиңеләйтә.

Кыска йонлылар яки бөтенләй шома тәнле песиләр (сфинкс, сиам, абиссиния, тонкинез, корат, мисыр токымнары) гастрит, колит, бавыр, бөер һәм гинекология авыруларын дәвалый.

Британия, экзотик кыска йонлылар, картезиан, шотландия, бенгаль, зәңгәрсу урыс песие — кардиология өлкәсендә яхшы “белгечләр”. Алар йөрәк авыртуын басарга сәләтле. Гади песиләргә исә дәвалау көче токымлыларга караганда да ныграк бирелә икән.

Мияубикәнең төсе дә аның дәвалау сәләтенә берникадәр йогынты ясый, ди белгечләр. Мәсәлән, кара песи кешенең начар энергиясен үзенә “суыра”. Җирән мәче яхшы энергияне үзе бирә. Аксыл сары төстәгеләр организмның тереклек сәләтен күтәрә, ә зәңгәрсу-сорылар — тынычландыра. Ак песи асраучылар күпне ота. Бу матуркайлар санап киткән сәләтләрнең барысына да ия. Бөек Британиядә аларны хәтта махсус аптекаларда да саталар.

Көн дә мәче мырлавын тыңлаган кешенең иммунитеты яхшыруы да, бу йорт хайваннарының “энә терапиясе” ролен башкаруы да күптән билгеле. Берлин институты галимнәре песиләрнең үз хуҗаларының гомер озынлыгына тәэсирен тикшергән. Өйләрендә песи тоткан кешеләрнең, аны яратмаучылардан уртача 10,3 яшькә озаграк яшәве ачыкланган. Мәче белән дус яшәүчеләрнең кан басымы күрсәткечләре әйбәтрәк һәм кандагы холестерин түбәнрәк булып чыккан.

Биоэнергитеклар исә песине чын-чынлап энергия-мәгълүмат приборы дип исәпли. Алар фикеренчә, әгәр ул еш кына баш очына ята икән, димәк, хуҗасы гипертония яисә баш авырту белән җәфалана. Әгәр мырауҗан сул як калак сөягенә яки кул башына ятса, бу йөрәккә игътибар итәргә кирәклеген аңлата. Билгә терәлеп яткан песи бөердә авыру барлыгын тоя, ә еш кына аяк очында йокы симертсә — хуҗасы түбән кан басымы белән интегә һәм салкын тиеп тә еш авырый.

Дүрт аяклы дусыгыз дәвалаучы “доктор” булуын телисез икән, аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә булырга тырышыгыз.

Чыганак

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев