Ольга Павлова «Бердәм Россия» праймеризы турында: Яшьләр күп, кызыклы алымнар бар
Быел «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүенең төп аермасы — кешеләрнең югары активлыгы һәм кандидатларның яхшы әзерлеге.
Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шундый фикер белән уртаклашты.
«Тавыш бирү ачык бара, кеше күп катнаша. Яшьләр, кызыклы алымнар һәм программалар бик күп. Кандидатларның аларны чыннан да борчыган һәм хәл итәргә теләгән проблемалар турында чын күңелдән сөйләве күренеп тора. Халык инициативалары күп», — диде парламентарий.
96 кандидатның өчтән бер өлеше 35 яшьтән яшьрәк булуы уңай күренеш, дип искәртте Павлова.
«Праймеризда яшьләрнең чыгышы лаеклы дип саныйм. Аларның күбесе яхшы әзерлекле, „ПолитЗавод“ (Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышына актив яшьләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән проект — Т-и иск.) кадрлар резервын узган. Һәм, әлбәттә, алар мандатка лаек», — дип сөйләде депутат.
Шул ук вакытта яшьләрнең сәясәткә аңлы рәвештә барырга тиешлеген һәм сәяси тәҗрибәләре булмаса, башка дәрәҗәләрдә эшләп карарга кирәклеген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев