Петуния күп чәчәк атсын өчен, аны дөрес тәрбияләргә кирәк
Әгәр дә моны эшләмәсәгез, ул куакланмый, бары тик буйга үсә.
Петунияне буйга нык тартылган вакытта “чеметә” башлыйлар. Кәүсә төбеннән 3-5 яфрагын саныйлар да, алар өстендәге үсентене өзәләр. Хәзер петуниянең үсүе әкренәячәк, аның каравы ян ботаклар көч алачак. Нәтиҗәдә аның чәчәкләре дә эрерәк булачак. Бер айдан соң “чеметуне” тагын кабатларга кирәк.
Петунияне “чеметү”нең бер кыенлыгы да юк, әмма берничә мөһим мизгел бар.
“Чеметү”не сузарга кирәкми, соңга калганга караганда иртәрәк башкаруың яхшырак.
Бик күп тә өзмәгез, 5-6 яфрагын калдырып, алар өстеннән чеметегез. Бу процедураны аена ике тапкыр эшләгез.
Өзеп алынган өлешен сулы савытка куегыз һәм тамыр чыгарганын көтегез. Хәзер аны яңа петуния үстерү өчен куллана аласыз. Үсентене савытта туфракка утыртыр алдыннан иң өске берничә яфрагын гына калдырыгыз, калаганнарын кисеп атыгыз.
Киңәш: петуния куагын карап торыгыз – чәчәк атып бетергән һәм шиңгәннәреннән арындырыгыз. Бу яңа чәчәк бөреләре чыгуына ярдәм итә. Моннан тыш, корыган һәм шиңгән яфрак-чәчәкләр матурлыгын да боза.
ЧЫГАНАК: https://yashel-uzan.ru
фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев