Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Психолог имтиханнарга әзерләнгәндә стресска каршы файдалы күнегүне атады

Имтиханнарга әзерләнгәндә төшенкелеккә бирелмәс өчен, аутотренинг күнегүләрен ясарга кирәк.

Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова укучыларга шундый киңәш бирде.

«Өч секунд дәвамында сулыш алырга, алган һаваны тотарга һәм өч секунд дәвамында һаваны чыгарырга кирәк. Шул рәвешле баш мие кислород белән тиешенчә тәэмин ителә. Ә бу бик мөһим, чөнки стресс кичергәндә баш миенә кислород җитеп бетми», — диде ул.

Психолог фикеренчә, укучы үзе белән дөрес эчке диалог төзергә тиеш. Ул имтиханга әзерләнүчеләргә «Мин тынычланам, имтиханны әйбәт бирәчәкмен, барысы да яхшы булачак», дияргә киңәш итә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев