Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Психолог ни өчен кайбер кешеләрнең медицина битлеге кияргә теләмәве хакында сөйләде

Пандемия вакытында кешеләрнең медицина битлеге кияргә теләмәве - вазгыятьнең җитди булмавына үзеңне ышандырырга тырышу. Бу хакта «Известия» газетасы Россия Фәннәр академиясенең Медицина-биологик проблемалар институты социаль һәм когнитив психология лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Анна Юсуповага сылтама белән хәбәр итә.

 

Юсупова билгеләп үткәнчә, инкарь итү – борчулы көннәргә җавап сыйфатындагы «иң киң таралган стресс-копингларның» берсе.

«Эше уңа торган кешеләр пандемия беткәннән соң бернинди объектив хәл дә күзәтелмәде һәм боларның барысы да массакүләм акылдан язу гына булды дип санаячак», - диде психолог.

Юсупова билгеләп үткәнчә, үзеңне бу рәвешле тоту проблеманы хәл итәргә булышмый һәм ул эпидемиологик вазгыятьне тагын да катлауландырырга мөмкин.

Кешенең рәсми мәгълүмат чыганакларына ышанмавы (бу россиялеләргә генә хас сыйфат түгел) куркынычны инкарь итүнең тагын бер сәбәбе булырга мөмкин. Психолог Франциядәге вазгыятьне мисал итеп китерде. Анда кешеләрне өйдә утырырга күндерү кыен булганлыктан, коронавирус инфекциясе йоктыручылар Германиягә (анда гражданнар хакимиятнең киңәшләрен тизрәк үти башлады) караганда күбрәк.

 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев