ҖӘМГЫЯТЬ

Республика көне алдыннан алгы сызыктагы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көне алдыннан хәрби хезмәткәрләрне – республикада туып-үсеп, алгы сызыкта булган хәрбиләрне котлады.

Тантана барышында сугышчылар хәрби батырлыклары өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә лаек булдылар.

«Якташларыбыз хәрби бурычларын үрнәк итеп үтәүләрен дәвам итәләр. Егетләр, сезгә хезмәтегез һәм илебез мәнфәгатьләрен яклавыгыз өчен рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз!», – дип китерелә постта ТР рәисе сүзләре.

 


Нет комментариев