Хезмәт еллары өчен зур хөрмәт.
Лениногорск районы янгын сүндерү хезмәте - 11 нче янгын сүндерү бүлеге ветераны Наил Талип улы Гыйльметдинов, «Россиянең Хезмәт батырлыгы» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының «Хезмәт батырлыгы» билгесе белән бүләкләнде.
Әлеге бүләккә якташыбыз, җәмәгать хәбәрчесе, туган якны өйрәнүче, шәһәр предприятиеләре тарихы турындагы китаплар авторы җитештерү һәм иҗтимагый эшчәнлектә зур уңышларга ирешкәне, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә актив катнашканы, Россия куәтенә керткән өлеше өчен лаек булды.
фото: Гыйльметдиновлар архивыннан
Нет комментариев