Районыбызның Ялтау комплексында малларны 500 килодан артыкка симертәләр
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районыбызның Ялтау комплексында малларны 500 килодан артыкка симертәләр

Районыбызның «Ялтау» сөтчелек-товар комплексы ит юнәлешендәге малларны симертеп, беренче тапкыр реализацияләүгә кереште.

Сөтчелек-товар комплексы мәйданчыгында симертелгән 15 айлык бозауларның авырлыгы уртача 550-650 килограммга җитә. Маллар кроссбридинг технологиясе буенча дөньяга килгән. Ягъни, Голштин токымлы сыерларга абердин-ангус, шаролез һәм бельгия-зәңгәр токымлы үгез орлыклары кертү юлы белән.

“Ялтау” комплексында ит өчен бозауларны тиешле авырлыкка кадәр симертү буенча эшчәнлек 2025 елның апрелендә башланып киткән. Элегрәк токымнарны кушу нәтиҗәсендә алынган барлык терлекләр тугач ук сатуга җибәрелә торган булган. 
“Беренче җиде терлекне күпләп (оптом) җирле эшмәкәргә сатабыз, - ди «Август-Лениногорск» генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Илсур Гиниятуллин. –  Хәзер 500ләп терлек симертүдә, симертү буенча 700 башка җиткерергә уйлыйбыз. Моның өчен үзебезнең комплекста ай саен 40-45 кроссбрид бозау калдырачакбыз. Алар, Голштин токымлы бозаулар белән чагыштырганда, рационның сыйфатлы составына таләпчән түгел, азыкның конверсиясе зуррак. Аларның азык менюларында 80 проценты – савым сыерларыннан калган азыклар, ә калган өлеше – алар өчен әзерләнгән азык. Бозаулар планда каралган дәрәҗәдән тиз арта. Итнең килограммын 320 сумнан сатканда икътисадый проект үзен тулысынча аклый”,  - дип билгеләп үтте Илсур Гиниятуллин.

  • Белешмә.
  •  «Август-Агро» сөтчелек комплексларында беренче тапкыр кроссбридинг технологиясен 2022 елда ук куллана башлаганнар. Мөгезле эре терлекнең орлыгы югары аталану сәләтенә ия һәм сөт токымлы сыерлар белән промышленностьта кушылдыруда киң кулланыла. Нәтиҗәдә, аталануда кыенлыклар булган малларның буаз булу ихтималы зуррак. Нәтиҗәдә аграр хуҗалык сыердан сөт тә, итчелек юнәлешендәге бозау да алалар.
     

фото: аграр хуҗалыктан


Нет комментариев