Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов лениногорскилыларны Яңа ел белән котлый

Хөрмәтле лениногорскилылар! Кадерле дуслар!

Чын күңелдән сезне Яңа 2024нче ел белән котлыйм! Ел ахырында без традицион рәвештә теләкләр телибез, узып баручы елга нәтиҗәләр ясыйбыз.

2023 ел безнең бердәмлегебезнең көчен, алга бару омтылышын күрсәтте. Киләсе елда да ирешелгәннәрне ныгытырга, яхшыртырга кирәк.

Яңа елны каршылаганда, без туганнардан, якыннардан котлаулар көтәбез, ярдәм күрсәтәбез. Бүгенге көндә хәрби позицияләрдә хезмәт итүчеләргә аерым рәхмәт әйтәбез. Ватаныбызны саклаучы лениногорскилылар, сезнең тизрәк өйгә кайтуыгызны көтеп калабыз! Сез безнең геройлар!

2023 елда Россиядә Педагог һәм остазлар елы, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Лениногорскида чаралар узды. Мөһим социаль-мәдәни һәм инфраструктура объектлары ачылды, юллар яңартылды, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханәләр ремонты булды. Татарстан нефтенә – 80 ел һәм Ромашкин ятмалары ачылуга 75 ел тулуга багышланган юбилей даталары буенча чаралар уздырылды.

Лениногорск районы күп тапкырлар махсус хәрби операция зонасына безнең хәрбиләргә, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җибәрде.

Яңа ел бәйрәме алдыннан шәһәр һәм район үсешенә өлеш керткән, хезмәте белән төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иткән һәр лениногорскилыга рәхмәт белдерәсем килә. Бары тик уртак тырышлык белән генә билгеләнгән максатларны тормышка ашырабыз һәм килеп туган барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз.

Кадерле шәһәр һәм район халкы! Яңа ел һәр йортка шатлык-куанычлар, мул ризыклар белән керсен. Сезгә сәламәтлек, бәхетле көннәр, җан тынычлыгы телим.


Рәгать Хөсәенов, район башлыгы, шәһәр мэры

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев