Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Райондашларыбыз Зиатдиновлар гаиләсе Яңа гасыр каналында, “Башваткыч”та катнашты

Гаилә елына багышланган тапшыру

Юлтимер авылыннан Альбина һәм Радик Зиатдиновлар гаиләсе “Яңа гасыр” каналында бара торган “Башваткыч” тапшыруында катнашып кайттылар.

Тапшыру Гаилә елына багышланган, шунлыктан аның катнашучылары да – гаиләләр. Татарстанның өч районыннан килгән уенчылар булган: Лениногорск, Кайбыч, Теләче.

Альбина Зиатдинова – билгеле булганча, Сугышлы авыл җирлеге башлыгы. Ире белән Радик Минсәгыйт улы белән дүрт кыз үстерделәр. Күпбалалы гаилә буларак, Лениногорск районы администрациясе аларны тапшыруга тәкъдим иткән. Ә алардан ТНВ каналы “Башваткыч”ка төшәргә гаилә сораганннар.

“Миңа Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова шалтыратып, “Башваткыч” тапшыруында катнашырга тәкъдим итте. Каршы килмәдек. Юлга җыена башладык”, - ди Альбина Петровна.

Казанда, “Яңа гасыр” каналындагы атмосфера искиткеч рәхәт булды, ди ул. “Шундый рәхәт, елмаеп, мәшәкатьләрне онытып, уенда катнаштык. Уен барышында алып баручы гаиләләр , балалар турында сөйләтте. Безнең белән бергә катнашучы гаиләләр ун ел чамасы бергә яшәгәннәр, без инде – күбрәк яшәүче пар идек”, - ди Альбина Петровна.

“Башваткыч”та тапшыру барышында иҗади номерлар да күрсәткәннәр гаиләләр. Зиатдиновларга ярдәмгә кызлары Рузилә килгән. Ул Самарада медуниверситетның 6нчы курсында укый. Рузилә җырлау буенча оста, ул җырлаган.

Зиатдиновлар гаиләсе тапшыруга буш кул белән бармаган, күчтәнәчкә – үзләре үстергән каз. Аны Альбина ханым пешереп, матур итеп бизәгән дә әле.

Моннан тыш тапшыру барышында Альбина Петровна үзе шушы тапшыруга багышлап, тапшыру алдыннан булган хисләрен дә кертеп, шигырь иҗат иткән.

Зиатдиновлар гаиләсе катнашкан “Башваткыч” тапшыруын 28 декабрь 18 сәгать 15 минутта ТНВ Планетада, 29 декабрь 18.00 ТНВ каналында карап булачак.
 

Розалия Мостафина

Альбина Зиатдинова язган шигырьне дә тәкъдим итәбез.

Башваткычка чакырдылар,
Башыбызны ватабыз:
Барыргамы дигән шик-шөбһәләр,
Әллә өйдә калабыз?

Юк, барабыз рәхәтләнеп
Экран герое булып.
Юлтимер авылы халкыннан
Зур сәламнәр җиткереп.

Күчтәнәчкш каз алдык без
Яңа ел табынына.
Җылы котлау сүзләре дә
Матур җыр белән сезгә.

Җиңү – җиңмәү мөһим түгел,
Катнашуы мең рәхәт.
Шундый җылы мохит монда
“Башваткыч”ка мең рәхмәт.

фотолар: Зиатдиновлардан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев