Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия салым хезмәте идарәсе татарстанлыларны ялган мәгълүмат таратылу турында кисәтә

Социаль челтәрләрдә Пенсия фонды мәгълүматы ярдәме белән милеккә булган салымны кайтарып булу турында видеоролик таралган. 

 

Федераль салым хезмәтенең Татарстан  буенча идарәсе интернетта мәҗбүри пенсия иминиятләштерүгә вычет алу турында ялган мәгълүмат таралу турында хәбәр итә. 

Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси счет торышы турында Пенсия фонды өземтәсен формалаштырырга һәм әлеге сумманы социаль салым алу өчен салым декларациясенә кертергә тәкъдим ителә. Пенсия фондында иминләштерелгән затның индивидуаль шәхси счеты торышы турындагы өземтә буенча социаль салым түләүне алу РФ Салым кодексы нигезләмәләренә туры килми. Анда күрсәтелгән суммалар тотып калуны дәгъвалаучы гражданның өстәмә кертемнәре булып тормый.
 

Бу роликны караганнан соң татарстанлылар акчаны кире кайтаруны сорап салым хезмәтләренә мөрәҗәгать итә башлаган. 

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, социаль салым вычетын алуга, пенсиясен арттыру турында карар кабул иткән, Пенсия фондына гариза биргән һәм үз хисабына өстәмә взнослар түләгән кеше генә дәгъва итә ала. 

Выпискаларда күренә торган эш белән тәэмин итүчеләр күчергән взнослар, гражданнарның өстәмә взнослары булып исәпләнми һәм алар буенча салым вычеты билгеләнми. Дәүләт хезмәтләре порталында формалашкан Пенсия фонды выпискасы чыгымнарны раслаучы документ була алмый. 

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе видеоязмадагы мәгълүматка ышанмаска, ди һәм аны таратмаска киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев