Россиядә автомобильләрне теркәү кагыйдәләре үзгәрде
Россия Хөкүмәте транспорт чараларын Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә теркәү кагыйдәләрен үзгәртте. Карар 3 майда үз көченә керде.
Документ нигезендә, яңа хуҗа автомобильне исәпкә кую өчен ЮХИДИ хезмәтенә гаризаны 10 көн эчендә бирергә тиеш.
Автомобиль сатып алганнан соң, машина заводтан чыккач, яки транспорт чарасы Россия территориясенә бер елдан озаккарак вакытка кертелгән очракта гаризаны 10 көн дәвамында тапшыру сорала, дип яза «Известия».
https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-avtomobillarne-terkau-kagyidalare-uzgarde-5854090
https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев