Россиядә эшсезләр өчен социаль контракт төзүне гадиләштерәчәкләр
Россиядә эшсезләр өчен социаль контракт төзү процессын гадиләштерәчәкләр.
Бу процессны гадиләштерү әлеге категория гражданнар өчен дәүләттән ярдәм алуны җиңеләйтәчәк дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналында.
Аз керемле гаиләләрнең керемнәрен бәяләгәндә, 1 марттан соң эштән киткән һәм эшсез дип танылган гражданнарның хезмәт хакы исәпкә алынмаячак.
Социаль контракт җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә үз эшен ачарга, ярдәмче хуҗалыкларны үстерергә яки эшкә урнашырга мөмкинлек бирәчәк.
https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев