Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чараларын югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына иҗтимагый киңлекләрне бизәргә һәм аларда үткәрелә торган чараларның иминлеген тәэмин итәргә кушты.
Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Барлык категория гражданнар өчен, шул исәптән гаилә белән ял итүгә басым ясап, чаралар оештырырга кирәк. Ачык һавада массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, мәктәп яны һәм стационар лагерьлар, башка социаль өлкә учреждениеләренең эшләвен тәэмин итү зарур. Муниципаль берәмлек җитәкчеләренә аларны югары дәрәҗәдә үткәрүне йөклим», – диде Миңнеханов.
Шул ук вакытта, ТР Рәисе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, күп балалы гаиләләргә, шулай ук ятимнәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.
https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев