Сак булыгыз: Татарстанда буран һәм кар көртләре булачак
10 гыйнварда Татарстан территориясендә кар явуы һәм буран чыгуы көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начараячак.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар шулай ук көньяк-көнчыгыштан искән җилнең урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәюен фаразлый, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә.
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә буран вакытында сак булырга кирәклеген искәртә.
Республиканың ЮХИДИ идарәсендә искәртүләренчә, һава шартлары бозылган очракта юлда бик тә сак һәм игътибарлы булырга, хәрәкәт иткәндә имин тизлек сайларга, кискен маневрлар ясамаска кирәк. Иминлек каешын эләктерү, балаларны исә машинада автокреслода йөртү зарур. Торак пунктлардан читкә чыкмавың хәерле.
Юлда көтелмәгән хәл килеп туган очракта, 8-843-533-38-88 телефонына ярдәм сорап шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев