Шашлыкны нәрсә белән ашарга ярамый?
Белгеч кисәтә.
Шашлыкны майлы ризыклар, майонезлы салатлар, какланган ашамлыклар һәм хәтта яңа җиләк-җимешләр белән бергә ашарга киңәш ителми.
Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының реабилитация һәм курортология илкүләм медицина тикшеренүләре үзәгенең «Россия» шифаханәсе диетологы Галина Лебедева сөйләде, дип яза «РИА Новости».
Белгеч кисәтә.
Мондый ризыкларны бергә куллану бавырга йөкләнешне арттыра һәм эчәклектә әчү процесслары китереп чыгарырга мөмкин.
Табиб шулай ук шашлык белән чикләвекләр һәм ашкайнату өчен авыр булган башка ризыклар ашамаска киңәш иткән.
Аның сүзләренчә, сәламәтлек өчен файдалы булсын дисәң, шашлыкны яшелчәләр (кыяр, помидор, кәбестә) яки грильдә пешерелгән яшелчәләр (борыч, баклажан) белән бергә ашарга кирәк.
Яшел тәмләткечләр
«Клетчатка ризыкның эшкәртелүен тизләтә, токсиннарны чыгара һәм калорияләр балансын көйли. Рационга яшел тәмләткечләр һәм тимернең үзләштерелүен яхшырта торган С витамины чыганагы булган лимон өстәгез», – дип өстәгән диетолог.
Шашлык әзерләгәндә моны истә тоту мөһим.
Шашлык әзерләүдә тагын бер мөһим әйбер — ул да булса итне дөрес итеп кыздыру. Аны артык кыздырганда, тышчасында агулы углеводлар барлыкка килә. Гастриттан интегүчеләргә мондый шашлыкны гомумән ашарга ярамый. Ашказанынын лайлалы тышчасын ялкынсындырырга мөмкин.
Тиз үзләштерелә.
Моннан тыш, белгеч киңәш иткәнчә, шашлыкны тавык ите яки балыктан әзерләү яхшырак. Ник дигәндә, мондый ризыкта май азрак, һәм ул тизрәк үзләштерелә.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/saslykny-narsa-belan-asarga-yaramyi-5879308
фото: ясалма интеллект ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев