Шахтерлар сабан туеннан кайтканда Лениногорск делегациясе бәйрәмне самолетта дәвам итте (+видео)
Кемерово шәһәрендә 26-27 июнь көннәрендә Халыкара шахтерлар Сабантуе узды.
Халыкара шахтерлар Сабантуеннан кайтучы Татарстан делегациясе бәйрәм концертын самолет бортында дәвам итте. Биредә экипажны гаҗәпләндереп, баянга кушылып татар җыры яңгырап торды.
Татарстан хөкүмәте Халыкара шахтерлар Сабантуен оештыручы һәм анда катнашучы делегация өчен махсус чартер самолет алган иде.
Бортта 150 кеше — Лениногорск муниципаль районы вәкилләре, көрәшчеләр, Казан аша кайтучы шахтерлар, «Казан нуры» оркестры, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт фольклор ансамбле, җырчылардан Фән Вәлиәхмәтов, Зәйнәб Фәхретдинова, Зөфәр Билалов, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар бар иде.
Көн дәвамында Кемеровода Сабантуй мәйданында эшләгән Лениногорск районы вәкилләре район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән бергә самолет бортында баяннарга кушылып җыр башлады. Аларны профессиональ артистлар күтәреп алды.
Сабантуй бортында «Керкәле таулары», «Мин яратам сине, Татарстан!», «Күбәләгем» кем популяр татар җырлары яңгырап торды.
Самолет бортындагыларга кушылып делегация җитәкчесе Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та җырлады.
Кемерово шәһәрендә 26-27 июнь көннәрендә Халыкара шахтерлар Сабантуе узды. Беренче көнне ул Кемерово губернаторы призына ат чабышлары һәм Татарстан сәнгать әһелләре концерты буларак барса, икенче көнне Кемерово шәһәренең Мәскәү мәйданында Сабантуй үзе гөрләде. Батырга Татарстан Президентыннан машина бүләк ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев