Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сигез яшьлек малай боз астына киткән

Кичә кич, 6 ноябрьдә, коткаручыларга Федоровка районының Ключевка авылындагы буага 8 яшьлек малай төшеп киткән дигән хәбәр килгән.

Кызганычка каршы, аны коткара алмаганнар, дип хәбәр итә БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Ике бертуган - апалы-энеле яр буенда йөргәннәр. Малай су янына килеп, ката башлаган боз белән уйнаган. Тик ул кинәт бата башлаган һәм боз астына төшеп киткән. Апасы аны коткарырга тырышып караган, ләкин булдыра алмаган. Аннан соң ул әти-әнисенә артыннан өенә йөгергән.  

Водолазлар батып үлгән малайның гәүдәсен 2 метр тирәнлектә табып алган.   Менә шулай, уйламаган җирдән бик аяныч хәл килеп чыккан. Әти-әнисенә күпме кайгы...  

Хөрмәтле әти-әниләр! Бәләкәй балаларны үзләрен генә урамга чыгарып җибәрмәгез. Балаларга су янына бару хәвефле булуын кечкенәдән аңлатып үстерергә кирәк, зурлардан башка елга-күлләргә якын бару куркыныч дип кисәтегез. 

https://matbugat.ru/news/?id=38800

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев