Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Синоптиклар Татарстанда салкыннарның кайчан тәмамланачагы турында сөйләделәр

Россиянең Европа өлеше территориясендә, шул исәптән Татарстанда да

ял көннәрендә бераз җылытачак.

Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Идел буе федераль округы территориясендә температура нормадан 8-12 градуска түбән. Россиянең Европа өлешендәге барлык төбәкләргә максималь салкыннар иртәгә–берсекөнгә үк киләчәк.

«Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Идел буе федераль округларында һәм Көнбатыш Себердә бик көчле салкын көтелә. Нормадан тайпылышлар 8-12 градуска, Урал, Идел аръягындагы кайбер районнарда 13-14 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Эш атнасы ахырына кадәр аномалияләр бик түбән», - дип белдерде ул.

Гидрометеорология үзәге җитәкчесе җылытуны ял көннәреннән дә иртәрәк көтмәскә кирәк, диде. Шимбә һәм якшәмбе көндез -10 градуска кадәр көтелә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев