Сирень сындырган өчен штраф барлыгын искә төшерәләр
Яз җитү белән урамнарда сирень чәчәк ата, һәм күпләр аның хуш исле ботакларын өзеп алырга ашыга.
Әмма мондый «гадәти» гамәл өчен җаваплылык каралуы турында күпләр уйлап та карамый.
Роскачество вәкилләре кисәткәнчә, җәмәгать урыннарындагы агач-куаклар муниципаль милек. Димәк, аларга зыян китерү административ хокук бозу булып санала. Бу исә штрафка гына түгел, хәтта 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга да китерергә мөмкин.
Оешманың җитәкче урынбасары Елена Саратцева аңлатуынча, сирень ботакларын сындыру үсемлеккә файдалы дигән фикер киң таралган ялгыш караш.
— Кайберәүләр «сиреньне өзәргә кирәк, ул яхшырак үсә» дип уйлый. Чынлыкта исә бу куакка дә, гомумән, шәһәр экологиясенә дә зыян китерә, — дип белдергән ул.
Белгечләр искәртә: сирень ботакларын өзгәндә куак җәрәхәтләнә, бу аның чәчәк атуын начарайта һәм хәтта үсемлекнең коруына китерергә мөмкин. Моннан тыш, яшелләндерелгән территорияләргә зыян китерү шәһәр мохитенә дә тискәре йогынты ясый.
Шуңа күрә матур чәчәкләрне өзеп алу урынына, аларга сокланып кына узу табигатькә карата җаваплырак һәм куркынычсызрак гамәл.
Чыганак: Шәһри Казан
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев