Сәламәтлек саклау министры «Спутник» вакцинасының бәясен әйтте
Россия халкы өчен дәүләт сатып ала.
«Спутник V» вакцинасының бәясе, юл чыгымнарын да исәпкә алганда, 900 сум чамасы тора. Россия халкы өчен аны дәүләт сатып ала. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдергән.
Ул коронавирус таралу сәбәпле өстәмә чыгымнар барлыкка килүен һәм «Спутник V» препаратының бәясе китертү бәясен исәпләп, 900 сум тәшкил итүен әйткән.
Россиялеләргә прививка ясау өчен 30 миллионнан артык доза «Спутник V» вакцинасы сатып алынган.
Чыганак: "Ватаным Татарстан"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев