Сәламәтлеккә кагылышлы сорауларны  җәмәгатьчелек кабул итүенә  атна дәвамында биреп була
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәтлеккә кагылышлы сорауларны җәмәгатьчелек кабул итүенә атна дәвамында биреп була

1нче февральдән Региональ җәмәгатьчелек кабул итүе халыкның сәламәтлеккә кагылышлы сорауларын, бер атна дәвамында тыңлап - җавап бирәчәк.

Сәламәтлеккә кагылышлы сораулар буенча Региональ  кабул итүе түбәндәгечә эшләячәк:

1 февраль:

10.00 -Дәүләт советы депутаты Равил Хөснуллин, сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев,ТФОМС башлыгы урынбасары Марина Мөхәммәтҗанова кабул итә.

12.00 - инстаграм аккаунтта  вакцинациягә кагылышлы сораулар буенча турыдан-туры сөйләшү.

13.00 - шул ук сораулар белән гражданнарны кабул итү башлана.

2 февраль 

13.00 -Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев сәламәтлеккә кагылышлы сораулар буенча кабул итә башлый.

3 февраль:

14.00-Дәүләт думасы депутаты Ольга Павлова, сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, дарулар белән тәэмин итү буенча кабул итәләр.

4 февраль:

10.00- вакцинация һәм чирне кисәтүгә кагылышлы туры эфир.

14.00 - дистанцион кабул итү. Дәүләт советы депутаты Борис Менделевичка Skyp аша сораулар бирергә була.

 Белешмәләр өчен телефон- 8(843)2381000, ватсап -89872050063, 8(800)2011600 - ( Мой депутат) порталы һәм http://op@tatarstan.er.ru электрон почтасы.

 


Нет комментариев