Социаль челтәрдә Савочкино авылына таба бара торган юлдан зарланалар
Савочкино - шәһәргә якын.
Лениногорск районындагы Савочкино авылы шәһәрдән ерак түгел. Социаль челтәргә авылга бару юлының торышы хакында зарланалар.
«шәһәрдән ерак тормасак та, авылдан шәһәргә бару юлы – мең газап. Әгәр тагын яңгырлар явуын дәвам итсә, безгә юл гомумән дә булмаячак. Экстрен хезмәт машиналары да бик авырлык белән генә керә. Такси безнең авылга бөтенләй дә килми. Авыл халкы үзләренең көче белән күпер ясап куярга теләгән иде, тик барлык ташлар грунтка гына китә. Зинһар, берәр чарасын күрегез», – дип ярдәм сорый авыл халкы. Савочкино авылы – Писмән җирлегенә карый.
Юл фотосына караганда, чыннан да, хәлләр начар шул.
Пост язган кешегә «Халык контроле»нә язып кара әле, дип киңәш биргәннәр.
фото: https://vk.com/wall-53404865_854188
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев