Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соңгы илле елда беренче тапкыр Кояш тотылуның сирәк төре күзәтеләчәк

Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр, Ерак Көнчыгыштан тыш, өлешчә Кояш тотылуын күрәчәк.

Якутиянең төньяк-көнчыгышында яшәүчеләр 10 июньдә сирәк феномен - боҗрасыман Кояш тотылуын күзәтә алачак.Бу хакта Россия Фәннәр академиясе космик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Олег Угольников сөйләде.

Якутиядә Ай Кояшның 94 процентын каплаячак. Шул ук вакытта Җирнең табигый иярчене йолдыз дискын тулысынча япмаячак, дип билгеләп үтә РИА Новости.

 «<...> шунысы белән кызыклы факт, бу - 50 ел эчендә беренче тапкыр боҗралы тотылу, ул безнең ил территориясенә эләгә. Тулы тотылулар булды, ә менә боҗра белән булганы юк иде», - дип искәртте астроном.

 Тикшеренүче сүзләренчә, Мәскәүдә Ай Кояш диаметрының 27 процентын ябачак. 

Шул ук вакытта планетада бернинди караңгылык булмаячак. Кояш тотылуның зур өлеше Мәскәү вакыты белән 14.27 сәгатьтә башланачак, диде Угольников.

2021 елда тагын бер тапкыр Кояш тотылуы тулы була. Ул 4 декабрьдә күзтеләчәк, әмма аны Антарктида һәм аның янында гына күрергә мөмкин булачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев