Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугыш ветераннарына Җиңү көне уңаеннан 10 мең сум биреләчәк

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераны статусына ия булган пенсионерларга өстәмә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

Алар 10 мең сум күләмендә өстәмә акча алачак. Россия Президентының Җиңү көненә өстәмә акчалата түләү турындагы указына 2019 елның апрелендә кул куелган иде.

Ветераннарга акча алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә һәм өстәмә гаризалар язарга кирәкми, түләүләр Россия Пенсия фонды бүлекчәләре аша булган мәгълүматлар буенча башкарылачак.

Түләүләр май бәйрәмнәре уңаеннан үзгәртелгән график буенча пенсия белән бер үк вакытта башланачак.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сугыш чорында туган балаларга нэрсэ бирелэ? Атасы 1943 елнын маенда билгесез югалганнарга анасы 4 бала белэн тол калганнарга нинди ярдэмнэр бирелэ?