Сугышлы авылында сөлге җыйганда ат урынына мотоблок кулланганнар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре мотоблокны да матур итеп бизәгәннәр: кыңгырау такканнар, сөлгеләр бәйләп куйганнар. Илфат исемле егет кызларны утыртып, авыл урамнары буенча әйләнгәннәр.
Авылыбызның иң өлкән кешесе Сафаргалиева Тәскирә әби янына да кердек, дип хәбәр итәләр. Тәскирә әби 1924 елгы тыл ветераны һәм ветеранның тол хатыны.




Нет комментариев