Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы авылында балалар белән Сабантуй үткән (+фотолар)

Сугышлы авылында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан балалар белән Сабантуй оештырганнар, дип хәбәр итә Сугышлы авылы Мәдәният йорты сайты.

 Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра.

Сугышлы авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә хезмәткәрләре белән берлектә мәчет ишегалдында балалар өчен Сабантуй бәйрәме уздырган. Чөнки мәчеттә ул көнне лагерь эшли башлаган. 

Балалар чүлмәк вату, чиләк белән су күтәреп йөгерү, туп белән уйнау һәм башка уеннарда бик теләп катнашканнар. 

Сабантуй бәйрәме тәмамлангач, балаларга бүләкләр тапшырылган.

Төрле тәм-томнар һәм торт белән чәй эчкәннәр.

Фото һәм мәгълүмат ВКонтактедагы Сугышлы авылы Мәдәният йорты сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X