Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәясәт гаделме?

7 нче мәктәптә олимпиада һәм төрле конкурс җиңүчеләре белән берлектә "Сәясәт гаделме яки сатылучанмы?" дигән темага ачык дәрес үтте. Аңа коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре Марат Якупов, мәгълүмати-методика үзәге баш белгече Алия Вилданова чакырылган иде. Дәрес интерактив очрашу, әңгәмә формасында узды. Аның барышында укучыларга "Барыбыз да - сайлауга" дип исемләнгән...

7 нче мәктәптә олимпиада һәм төрле конкурс җиңүчеләре белән берлектә "Сәясәт гаделме яки сатылучанмы?" дигән темага ачык дәрес үтте. Аңа коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре Марат Якупов, мәгълүмати-методика үзәге баш белгече Алия Вилданова чакырылган иде.

Дәрес интерактив очрашу, әңгәмә формасында узды. Аның барышында укучыларга "Барыбыз да - сайлауга" дип исемләнгән видеосюжет күрсәтелеп, укучылар сайлауларның бүгенге көндә дөрес үтү-үтмәве турында фикерләрен белдерде. Ә видеосюжет түбәндәге характерда:
Ике кыз чәй эчеп утыра. Берсе сайлауга беренче тапкыр гына бара һәм шуңа аны җитди адым дип саный. Икенчесе - моны үз файдаларына эшләү өчен үткәрәләр, ди. Нәтиҗәдә, кызлар эләгешеп китәләр һәм үпкәләшәләр. Аларга бу хәлдән Алеша исемле егет чыгарга ярдәм итә. Ул: "Сайлыйсыңмы-сайламыйсыңмы, сайлауга бару - гражданнарның бурычы",- ди.
Әлеге видеосюжет нигезендә, укучыларда төрле фикерләр туды. Шуларның кайберләрен санап үтәсе килә:
"Коррупция - кешенең үз файдасы өчен хакимияттән законсыз файдалану ул".
"Коррупцияне законнарның йомшак булуы, икътисадның түбәнгә тәгәрәве, гражданнарның пассивлык күрсәтүе, әхлак кагыйдәләренең тиешле дәрәҗәдә өйрәтелмәве китереп чыгара".
"Әгәр мин Президент булсам, иң элек дәүләт аппараты штатын кыскартыр идем. Чөнки алар эшсезлектән үзләрен кайгырта башлый. Икенчедән, бердәм дәүләт имтиханнарын бетерер идем, халыкка үз хокукларын аңлатыр һәм әхлак дәресләре оештырыр идем"
7 нче мәктәптә сәясәт белән кызыксынучы, дөньяви фәннәрдән тыш, илнең киләчәге турында аек фикер йөртергә сәләтле укучылар булуы - педагоглар эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бүгенге көндә тамыр җәюче коррупциягә каршы профилактик чаралар җирле хакимияттә, мәктәпләрдә, төгәлрәге, мәгариф өлкәсендә актив рәвештә бара.
Бәлки, бу көрәшнең адымнары әлегә нык түгелдер, әмма тора-бара илнең киләчәгенә битараф булмаган укучылар ярдәмендә аңа нокта куелыр. Тикмәгә генә: "Илнең киләчәге - балалар кулында", димиләр бит. Коррупциягә каршы көрәш алымнарының берсе - укучыларның коррупция турында язган иншалары. Шуларны искә алып, республика конкурсында җиңү яулаган шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары Мактау кәгазе һәм шәһәр мэры чыршысына чакыру билеты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев