Табиб инсультны баш өянәгеннән ничек аерырга икәнен аңлатты
ҖӘМГЫЯТЬ

Табиб инсультны баш өянәгеннән ничек аерырга икәнен аңлатты

Баш өянәге һәм инсультның симптомнары охшаш булырга мөмкин.

Татарстан Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Артур Корбанов «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә бу ике халәтне ничек аерырга икәнлеген әйтте.

«Әгәр инсульт турында сөйлибез икән, барыннан да элек йөзнең чалшаюы һәм хәрәкәтләрнең бозылуы турында сүз бара – тәннең яртысы ойый, кул, аякның бер ягы көчсезләнә. Алга таба сөйләм бозыла, кеше сөйләмне аңламый башлый», – диде доктор.

Табиб мондый симптомнар барлыкка килсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга киңәш итте.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев