Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәрбияче баланы бер бүлмәгә бикләп куйган

Татарстан прокуратурасы шәхси балалар бакчасында кыз баланы ярдәмче бүлмәгә (подсобка) бикләп кую турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Массакүләм мәгълүмат чараларында Казанда шәхси балалар бакчасында видео төшерелгән. Анда күренгәнчә, дәрес бара, шул вакытта ярдәмче бүлмәгә ябып куелган баланың каты итеп кычкырганы ишетелә.

Тикшерү чаралары Питрәч районы прокурорына тапшырылган. Хокук бозу очраклары ачыкланган очракта, чаралар күреләчәк, диделәр прокуратурада.

"Татар-информ" сайтыннан

Фото: "Я из Татарстана" Телеграм-каналында урнашкан видеодан скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев