Татарстан эшмәкәрләрен 15 декабрьдә тиз түләүләр системасы мөмкинлекләре турында вебинарда катнашырга чакыралар.
Россия Банкы һәм түләү карталарының милли системасы экспертлары сәүдә компанияләре өчен тиз түләү системасы - СБП үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләячәкләр. Үз тәҗрибәләре белән шулай ук СБП куллана торган банк һәм бизнес вәкилләре дә уртаклашачак.
Укыту семинары 10:00 сәгатьтә башлана. Ул Россия Банкының YouTube каналында һәм Facebook битендә трансляцияләнәчәк. Сорау бирү өчен, сылтама буенча теркәлергә кирәк https://proofix.ru/edu1512/ . Семинарда катнашу-бушлай; 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.
Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе Татарстан Республикасы милли банкның матбугат хезмәте.
Нет комментариев