Татарстан Рәисе «Туган ил - Россия көче» форумын Казанда югары дәрәҗәдә уздырырга кушты
Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Туган ил - Россия көче» форумының төбәк көнен Казанда югары дәрәҗәдә оештырырга кушты.
«Оештыру комитетына чараны иң югары дәрәҗәдә уздыруны йөклим», - диде Миңнеханов.
Чара Казанда 29-30 гыйнвар көннәрендә узачак. Форумда катнашучылар шәһәрләрдә һәм бистәләрдә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән стратегияләр турында фикер алышырга планлаштыра.
Форум эшендә муниципаль җәмәгатьчелекнең 460 вәкиле, федераль проект командасы әгъзалары, Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 220 делегат катнашыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев