Татарстан сәнәгать предприятиеләрендә автоматлаштыруны үстерәчәкләр
ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышы узды.
Чараны Совет Рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.
Утырышта сәнәгать автоматизациясе өлкәсендәге проектлар һәм Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча тәкъдимнәр каралды.
Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2026га әзерлек һәм аны уздыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады. Форум 26-28 августта «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак. Чараны республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук зур компанияләр һәм югары уку йортлары оештыра. Программада фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, тәэмин итүчеләр көннәре, махсуслаштырылган күргәзмә һәм пленар утырыш планлаштырылган.
https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-tatarstan-sanagat-predpriyatielarenda-avtomatlastyruny-ustererga-kusty-5924329
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев