Татарстанда 15 мартта язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла
Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 марттан 27 апрельгә кадәр узачак.
Алар Казанда – унике мәйданчыкта, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында – икешәр, ә Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә бер мәйданчыкта оештырылачак. Ярминкәләрдә бәяләр базардагыдан уртача 10-15 процентка юньрәк булачак.
«Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре дәүләттән системалы ярдәм, шул исәптән үз продукциясен шундый ярминкәләрдә тәкъдим итү мөмкинлеге ала.
Ярминкәләр уза торган һәр мәйданчыкка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре беркетелгән, алар сатуга куелган продукцияләргә тәкъдим ителгән бәяләрне, ә ветеринария хезмәте һәм Федераль ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек хезмәте белгечләре продукцияләрнең сыйфатын контрольдә тотачак.
Ярминкәләрдә үз продукциясен республиканың 22 районы һәм аграр сәнәгать комплексының «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары кебек 19 оешмасы тәкъдим итәчәк.
2024 елда ярминкәләрдә гомуми суммасы 1 миллиард 704 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шул исәптән: 7 243 тонна яшелчә, 419 тонна үлчәүле сөт, 941 тонна шикәр, 4 миллион 406 мең данә тавык йомыркасы, 1 мең 849 тонна ит һ.б.
https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-15-martta-yazgy-avyl-xualygy-yarminkalare-acyla-5901692
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев