Биектау районындагы тимер юлда кичке унда коточкыч юл һәлакәте була. 27 яшьлек кыз тимер юлы аркылы чыкканда поезд астында калып һәлак була. Алынган җәрәхәтләрдән кыз мизгел эчендә үлә.
еренчел фаразларга караганда, юлны кичкән вакытта кызның колагында наушниклар булган һәм ул телефон аша сөйләшкән. Әнә шуңа күрәдер якынлашучы поезд тавышын ул ишетми кала.
Мәрхүмнең якын дусларын һәм туганнарын социаль челтәрләр аша табалар. Кыз Нурлат районының Чулпан авылында туып-үскән икән. Тикшерү бара.
Фото: видеодан скриншот
Нет комментариев