Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиеләрне 20 мең гаилә алды

Эшләүче ата-аналарга пособие гаризасыз рәсмиләштерелә.

Татарстанда Социаль фонд 2026 ел башыннан бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиеләргә 36 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Бу хакта Фонд бүлекчәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

28 450 сум түләүне ата-аналарның берсенә күчерәләр. Ел башыннан бу түләүне 20 298 гаилә алган.

Эшләүче ата-аналарга пособие гаризасыз  рәсмиләштерелә, аны бала тууны теркәү турында мәгълүмат алганнан соң 10 эш көне эчендә күчерәләр. Акчалар банк яки почта бүлеге аша килә.

Эшләмәүче ата-аналарга «Госуслуги» порталы, Социаль Фондның клиент хезмәте яки МФЦ  аша баланың туган көненнән 6 айдан да соңга калмыйча үзләренә гариза бирергә кирәк.

 

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев