Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары акчалата бүләкләнәчәк

Татарстанда Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләкләнәчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

«Президентыбыз карары белән быелдан башлап олимпиада җиңүчеләренә 200 мең сум, ә призерларга 100 мең сум түләнәчәк. Олимпиадаларга матди яктан да, мораль яктан да Хөкүмәтебез, Президент тарафыннан хуплау бар», — диде министр.

Илсур Һадиуллин олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча Татарстанның Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала Россиядә өченче урында булуын искәртте. Былтыр республиканың 211 укучысы җиңүче һәм призер булган.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, татар, чуваш, мари һәм башка телләрдән олимпиадаларда җиңүләр эчке имтиханда исәпкә алына.  

https://tatar-inform.tatar/news/science/22-03-2022/tatarstanda-b-tenrossiya-olimpiadalary-i-chel-re-m-prizerlary-akchalata-b-l-kl-n-ch-k-5851876

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олимпиада Татарстанда Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары акчалата бүләкләнәчәк